Казан Кремлендә һөнәрчелек күргәзмәсе ачыла
Казанда 20 октябрьдә «Традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз» халык-һөнәрчелек иҗаты күргәзмәсе ачыла. Ул Казан Кремле территориясендә Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музее бүлекчәсе — «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә урнашкан.
Күргәзмә Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумының 60 еллыгына багышлана. Анда студентлар, чыгарылыш укучылары һәм укытучылар — зәркәнче, чигүче, тегүчеләр, костюм буенча рәссамнар, агач, тире, керамикадан сәнгать әйберләре ясаучылар, нәфис бизәү эшләре авторлары, дизайнерлар, халык сәнгать һөнәрләре осталары эшләнмәләре күрсәтеләчәк.
«Күргәзмә галереяның беренче катында урнаша, анда без 24 авторның йөзгә якын эшен тәкъдим итәбез», – дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» га Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумыннан.
Анда зәркән бизәнү әйберләре, милли киемле курчаклар, керамикадан һәм агач әйберләр, яулык, сөлгеләр, майлы рәсем сәнгате техникасы кулланып эшләнгән һәм акрил, акварельдән рәсемнәр, өчле татар чигүе белән чигелгән декоратив мендәр һәм күн панноларны күрергә мөмкин булачак.
Техникумда күн мозаикасына өйрәтү бүлегенең Татарстанның халык рәссамы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче исемендәге премия һәм Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Софья Кузьминых ярдәмендә ачылуын искә төшерделәр.
Нәфис чигү остасы Елена Угрюмова, костюмнар тудыручы Ольга Доронина, күн мозаика остасы Гөлия Сафина, агачтан уеп ясаучы Николай Краев, рәссамнар Резеда Яманова, Җумабәк Базарбаев, Алсу Йосыпова, Резеда Йосыпова, Илнур Бакиров, Ландыш Садертдинова, Зөлфия Таһирова техникумның алтын фондын тәшкил итәләр.
«Традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз» күргәзмәсен бер ай дәвамында карарга мөмкин булачак – ул 19 ноябрьдә тәмамланачак.