Казанда төзелеш мәйданчыгына килеп кергән машинаның йөртүчесе исерек булган
Әмирхан урамында төзелә торган йортның субайларына килеп төшкән җиңел автомобильнең йөртүчесе исерек булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
«Honda Accord автомобиленең йөртүчесе зыян күргән. Аны хастаханәгә алып киттеләр. Ул исерек иде», – дип белдерделәр агентлыкка.
Искәртеп узабыз, авария бүген иртәнге җидедә Әмирхан урамында булган, биредә чираттагы объектта төзелеш эшләре бара.
Чит ил автомобиленең йөртүчесе могҗиза белән генә исән калган – ул җиңелчә тән җәрәхәтләре алган.