Иран дәүләт банкы Казанда үзенең бүлек офисын ача
"Мир Бизнес Банк" - Иран Мелли Банкының бүлеге булып тора. Ул үзенең "Мирас" финанс ширкәте аша ислам банкингы хезмәтләре күрсәтер дип фаразлана. Ислам банкингын сынап карау быел сентябрьдә Русиянең дүрт төбәгендә – шул исәптән Татарстанда башланды.