Тубыл шәһәре Себер-татар мәдәнияте үзәге 35 еллык юбилеен билгеләп үтте
Бүген Төмән өлкәсе һәм Тубыл шәһәре Себер-татар мәдәнияте үзәгенең 35 еллык юбилеена багышланган тантаналы кичә булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Васил Шәйхразыев үзәкне әлеге күркәм вакыйга белән котлады, уңышлар һәм озын гомер теләде. Ул үзәкнең эшчәнлеге татар халкын, аның телен һәм мәдәниятен саклап калу һәм үстерүгә юнәлдерелүен билгеләп үтте.
Милли Шура рәисе үзәккә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын һәм махсус бүләк – ноутбук тапшырды. Шулай ук «Туфан» театрының татар студиясе режиссеры Мәдинә Уразмәтова һәм Тубыл шәһәренең мактаулы гражданины, җырчы, җәмәгать эшлеклесе Зәкинә Арангулованы Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләте алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләде.
Төмән өлкәсе һәм Тубыл шәһәре Себер-татар мәдәнияте үзәге артисты Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бүләге – «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән билгеләп үтелде. Шулай ук милли хәрәкәт ветераны, җәмәгать эшлеклесе Нурия Вәфиевага Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты тапшырылды.