Миңнеханов «Туполев» ГАҖ җитәкчелеге белән Казан авиазаводын үстерү турында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Туполев» ГАҖ идарәче директоры Вадим Королев белән очрашты. Очрашуның төп темасы Казан авиация заводын үстерү мәсьәләләре булды, дип хәбәр итә ТР җитәкчесе матбугат хезмәте.
Яклар Ту-214 граждан самолетларын, шулай ук Ту-160 стратегик ракета йөртү очкычларын җитештерүне арттыру өчен предприятиене модернизацияләү мәсьәләсенә кагылды.
Фикер алышуда республика Премьер-министры Алексей Песошин, шулай ук КАЗ директоры Николай Савицких катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Президент Владимир Путин кушуы буенча Россиядә модернизацияләнгән Ту-160М очкычын җитештерү буенча программа старт алды. «Татар-информ» элек ел ахырына кадәр Казан авиазаводы бер яңа һәм бер модернизацияләнгән Ту-160 очкычларын чыгарачагын хәбәр иткән иде.