Татарстан мөфтие мөселманнарны яһүдләргә каршы чуалышларда катнашмаска чакырды
"Ачуны чыгышы белән яһүд булган гади кешеләргә чыгаруның бернинди мәгънәсе юк. Бу Фәләстин мөселманнарына берничек тә булышмаячак, ә Русия халыклары арасындагы дуслык һәм тынычлыкны озакка боза ала", ди ул.