Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Декабрь
2023

«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесендә быел егетләр күбәйгән

0
«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесендә быел егетләр күбәйгән

«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең өченче туры башланды. Быел барлыгы 68 катнашучыдан 332 эш кабул ителгән. Жюри чыгарган нәтиҗәләр буенча 25 катнашучы 1-3 декабрь көннәрендә «Волга» яшьләр үзәгендә узачак иҗади мәктәпкә чакырылган.

«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе быел 23 тапкыр үткәрелә. Аны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге оештыра. Хәзерге көндә өченче турга узган яшьләр иҗади мәктәптә катнаша. Шунысын әйтергә кирәк, быел бәйгенең өченче турына узган яшьләр арасында егетләр саны күбәйгән. Бу хакта «Идел» яшьләр үзәге директоры Наилә Галиева белдерде:

Бәйгенең төп максаты булып татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматургларны барлау, аларны берләштерү һәм иҗатларын активлаштыру тора. Узган ел белән чагыштырганда, быел «драматургия» номинациясендә катнашучылар саны артты – билгеле, бу безне бик сөендерде. Тагын бер кызыклы факт – өченче өченче турга узган яшьләр арасында егетләр саны күбәйде, – диде ул.

Быел оештыручылар яшь язучылар өчен иҗади очрашуларга күбрәк вакыт бирергә булган. Шуңа күрә программада жюри әгъзалары, шагыйрьләр, язучы-журналистлар белән иҗади очрашулар, лекцияләр һәм мастер-класслар кертелгән. Быелгы жюри әгъзалары – әдәбият галиме, тәнкыйтьче, педагог Әлфәт Закирҗанов, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин, язучы-журналист, Татарстан китап нәшрияты медиа-продюсеры Гөлүсә Закирова, язучы, шагыйрь, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех, шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының Балалар һәм яшүсмерләр редакциясе мөхәррире Рифат Сәлах.

Мәктәпнең беренче көнендә катнашучылар РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов белән очрашты. Ул үзенең чыгышында яшь язучыларга «Иделем акчарлагы» әдәби конкурсының иҗат өчен әһәмиятен ассызыклады:

Миндә әлеге яшь язучылар бәйгесендә катнашучыларның иҗаты бастырылган һәр җыентык та бар, вакытым булганда кызыксынып әсәрләрне укып чыгам. Әйтергә кирәк, кызыклы әсәрләр бар. Мәктәптә укыганда барыбыз да шигырь язып карагандыр инде. Ә кемнәрдер язмышын иҗат юлы белән бәйли. Бүген бирегә нәкъ шундый яшьләр җыелган. Киләчәктә яшь язучыларга дәүләт тарафыннан ярдәм кирәк, әсәрең басылып чыкмаса, үзең өчен генә язып утыру күңелле түгел. Шуңа күрә иҗат юнәлешен сайлаучыларга без һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.

Бигрәк тә чит төбәктән килгән иҗатчыларны җәлеп итәргә кирәк. Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советын җитәкләгәч бу минем өчен аеруча мөһим. Без Россиядә иң зур милли оешмаларның берсе – барлыгы 46 региондагы оешманы берләштерәбез. Россиядә бездән дә зур милли оешма юк, – диде Илдар Гыйльметдинов.

Шулай ук катнашучылар белән очрашырга «Казан утлары» журналының җаваплы секретаре Ландыш Әбүдарова, «Идел» яшьләр журналы редакциясе һәм шагыйрә, «Китап» радиосында тапшырулар мөхәррире Гөлинә Шәйхи килде. «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе 3 декабрь көнне 12.00 сәгатьтә тәмамлана. Татар китабы йортында жюри әгъзалары катнашында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

Рәфидә Галимҗанова





Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин. Главное за день





Москва

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» правит миром, расшифровал «ДНК В.И.Ленина», отменяет налоги. И… отключает институты времени. Разгадка «научных теорий заговоров».


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин. Главное за день



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Тимати

Невеста Тимати сводит с ума туристов откровенными купальниками на Мальдивах




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Не успели программисты сдать ГТО. Теперь УМО?

Благодаря акции МТС Банка реабилитационная помощь в России станет доступнее

Третий этап шахматного турнира завершился в Егорьевске


Новак Джокович

Кто транслирует бой Табило против Джоковича на турнире Rome Masters 1000?



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о развитии креативных индустрий



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России