Уфа моделе Эльмира Шәехова Көньяк Кореяда узган «Miss Asia Awards-2023» премиясендә җиңде
Көньяк Кореяда моделинг буенча Азия чемпионаты төгәлләнде һәм «Miss Asia Awards-2023» премиясе җиңүчеләрне игълан итте. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.
Уфа моделе, модельләр мәктәбе директоры, «Республика гүзәле-2018» бәйгесе җиңүчесе Эльмира Шәехова beauty-ярышларда абсолют җиңүче дип табылды. Искәртеп узабыз, ул Башкортстан Республикасын гына түгел, ә Россияне дә тәкъдим итте.
«Төп бүләктән тыш, Эльмира башкорт биюен башкарган өчен «Иң яхшы талант» титулына да ия булды, - дип хәбәр иттеләр «Luna Models» агентлыгында. – Хәзер Эльмира Корея косметик брендының йөзе булачак һәм аңа приз сыйфатында 3 миллион Корея воны тапшырылачак».
Монголия вәкиле – беренче вице-мисс, Көньяк Корея кызы икенче вице-мисс булды.