Россия Диния нәзарәте хәйрия фонды Газа секторында госпиталь ачарга ярдәм итте
РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ярдәмендә Газа секторының көньягында яралылар өчен кыр госпитале ачылды, дип хәбәр итте фондның генераль директоры Сөләйман Аджиев ТАСС агентлыгына. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәте сайты яза.
«Кыр госпитале Газа секторының көньягындагы Хан-Юнис шәһәрендә ачылды. Авырулар мөмкин булган барлык почмаклардан, шул исәптән Газа секторының төньягыннан да килә, чөнки анда инфраструктураның җимерелүе һәм хастаханәләр булмау сәбәпле вазгыять аеруча катлаулы. «Зәкят» фонды кыр госпитале төзү һәм кирәк-яраклар сатып алу өчен тиешле күләмдә акча җыйды», - диде Аджиев.
Хәрби госпиталь 20 карават, тиешле аппаратлар һәм приборлар белән җиһазландырылган. Анда беренчел тикшерү, медикаментоз терапия һәм ихтыяҗ туганда операцияләр ясауны да үз эченә алган ашыгыч һәм квалифицикацияле медицина ярдәме күрсәтеләчәк. «Бу – Газа секторы территориясендәге беренче шундый проект. Янәшәсендә шундый ук госпиталь төзелә башлады инде», - дип искәртте фондның генераль директоры.
РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин октябрь аенда хәбәр иткәнчә, зыян күргән Палестина халкы өчен Россиядә 85 миллион сумнан артык акча җыелган. Моннан тыш, элегрәк «Зәкят» фонды Газа секторыннан кайтучы россиялеләр өчен ярдәм җыюны оештырган иде.