Мөхәммәтшин авыл халкына медицина ярдәменнән файдалану мәсьәләләре турында фикер алышты
Бүген Чувашиянең Чабаксар шәһәрендә Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте Закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең җитмешенче, юбилей утырышы узды. Анда авыл халкына медицина ярдәменнән файдалану һәм инициативалы бюджетлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар Ассоциациянең 2024 елга эш планын раслады. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көннең беренче яртысында парламентарийлар Чабаксар муниципаль округының берничә сәламәтлек саклау объектында, шул исәптән «Сәламәтлек» илкүләм проекты кысаларында төзелгән объектларда булдылар.
Авыл халкының сәламәтлеген саклау мәсьәләләрен хәл итү системалы булырга тиеш дип саный Идел буе закон чыгаручылары. Бу хакта пленар утырышта җентекләп сөйләштеләр.
«Кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклау, медицина ярдәменең сыйфатын һәм уңайлылыгын яхшырту, дарулар белән тәэмин итү – барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының мөһим социаль әһәмиятле бурычлары, – дип ассызыклады Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров.
Фикер алышуда катнашып, Фәрит Мөхәммәтшин хезмәттәшләренең игътибарын ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен санитар авиация программаларын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру зарурлыгына юнәлтте.
«Хәзерге вакытта санавиацияне нәтиҗәлерәк оештыруга ихтыяҗ бар, – дип билгеләп үтте парламент башлыгы, – безнең республика территориясе зур, һәм махсус җиһазландырылган вертолет мәйданчыклары булмаган очракта, ерак районнарга табибларны, югары категорияле белгечләрне оператив рәвештә китерү, шулай ук кирәкле медицина ярдәме күрсәтү өчен пациентны республика клиникасына китерү шактый авыр. Татарстанда без андый эш белән шөгыльләнәбез. Бу округның башка төбәкләре өчен дә актуаль дип уйлыйм».
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе тәкъдиме Ассоциация карары проектына кертелде.
Утырышта Идел буе төбәкләрендә инициативалы бюджетлаштыруны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Бу — гражданнарның җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә катнашуының турыдан-туры формаларының берсе. Татарстанда граждан инициативаларына дәүләт ярдәме гражданнарның үзара салым салу механизмын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла. Татарстанлылар җыйган һәр сумга республика бюджетыннан өстәмә акча бүлеп бирелә. Аерым алганда, 2014-2023 елларда республика бюджетыннан гражданнарның үзара салымы кысаларында проектларны финанслауга 9 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Җыелган акчаларны кая юнәлтергә икәнен халык үзе хәл итә. Нигездә, бу —төзекләндерү, юл төзелеше һәм ремонт, су белән тәэмин итү һәм авыл торак пунктларын яктырту мәсьәләләре.
«Гамәлдәге илкүләм проектларга, федераль һәм республика дәүләт программаларына өстәп, гражданнарның инициативалы бюджетлаштыру һәм үзара салым программаларын гамәлгә ашыру, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә бик мөһим роль уйный, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән әңгәмәдә, – моннан тыш, үз акчаларын объектларны төзекләндерүгә салган кеше аларга бөтенләй башкача карый».
Утырыш эшендә Чувашия Республикасы Башлыгы Олег Николаев, Ассоциация координаторы, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе Евгений Люлин, Идел буе федераль округының 14 субъектыннан парламент башлыклары катнашты.