Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларга эшкә өстенлекле урнашу хокукын бирде
Россия Президенты Владимир Путин «РФ халкын эш белән тәэмин итү турында» яңартылган база законына имза куйды. Документтагы пунктларның берсе булып контракт буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләргә, махсус хәрби операциягә үз теләкләре белән китүчеләргә, мобилизацияләнгәннәргә, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына эшкә урнашуны өстенлекле тәртиптә тәэмин итү тәкъдим ителә.
Законның яңа редакциясендә шулай ук «мәшгуль гражданнар» категориясе аерылып тора һәм эш эзләүдә кыенлыклар белән очраша торган затларга яңа билгеләмә кертелә.