Казанның 7 нче балалар бакчасы мөдире «Россия тәрбиячеләре» конкурсында җиңде
Казан вәкилләре «Россия тәрбиячеләре» конкурсында призлы урыннар яулады. Бүләкләү тантанасы Санкт-Петербургта шул ук исемдәге форумда узды. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Киров районының 7 нче билингваль балалар бакчасы мөдире Алсу Биктова Россиядә мәктәпкәчә учреждение җитәкчеләре арасында иң яхшысы булды. Совет районының 261 нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Алсу Нуруллина профильле номинациядә өченче урынны алды.
Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе хәбәр иткәнчә, быел конкурс катнашу өчен илнең барлык төбәкләреннән 4,5 меңнән артык мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәре гариза биргән.