Миңнеханов һәм Петушенко Казанда М12 трассасы буенча автоузышта катнашучыларны каршы алды
Казанда бүген иртән Мәскәүдә старт алган «Кремльдән Кремльгә кадәр» автоузыш колоннасын каршы алдылар. Автоузыш М12 Восток трассасы буенча хәрәкәт ачылуга багышланган. Анда 12 җиңел автомобиль һәм биш «КамАЗ» катнаша.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кичә Казаннан Мәскәүгә тиз йөрешле автомагистраль буенча баруын билгеләп үтте. «Матур маршрут, уңайлы хәрәкәт өчен барлык шартлар да бар», — дип белдерде ул.
«Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко өч ай элек бөтен трасса файдалануга тапшырылгач, ниндидер истә кала торган чара булдырырга кирәклеген уйлаганнар, дип өстәде. «Кремльдән Кремльгә кадәр» дигән шигарь уйлап таптык», - дип хәбәр итте ул.
Чарада шулай ук ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров катнашты.
«Кремльдән Кремльгә кадәр» автоузышта Россия автомобиль сәнәгате лидерлары АвтоВАЗ (Lada), ГАЗ, УАЗ (Соллерс) һәм КАМАЗ катнашты.