Россиядә ташламалы ипотеканың яңа кагыйдәләре үз көченә керде
Россиядә ташламалы ипотекага кагылышлы үзгәрешләрнең күпчелеге яңа төзелгән йортларга кагыла. Программа буенча беренче минималь кертем 20 проценттан 30 процентка арттырылды. Хәзер барлык төбәкләр өчен кредитның максималь күләме 6 млн сум (башкала төбәкләре өчен 12 млн сум иде) тәшкил итә. Шул ук вакытта максималь ставка 8 процент кала. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
«Ерак Көнчыгыш» һәм «Арктика» ипотекасының кайбер параметрлары үзгәрде. Әлеге сатып алына торган торакның гомуми мәйданы 60 кв.м булса, программалар буенча кредитның максималь күләме 6 млн сумнан 9 млн сумга кадәр арттырыла . Моннан тыш, ташламалы ипотека төрләреннән хәзер оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләре файдалана ала.
Тагын бер мөһим шарт дәүләт ярдәме булган барлык программаларга да кагыла - торак сатып алуга ташламалы кредитны хәзер бер генә тапкыр алырга мөмкин (нинди программа буенча икәне мөһим түгел).
Искәртик, хәзер берничә ипотека программасы гамәлдә - яңа төзелешләргә ташламалы ипотека, «Гаилә ипотекасы», «Ерак Көнчыгыш» һәм «Арктика» ипотекасы, IT-ипотека, «Авыл ипотекасы», яңа территорияләр өчен ипотека. Ләкин хисап бүгенге көннән башлана, элек алынган ипотека исәпләнми (әгәр дә бу конкрет ипотека программасында каралмаган булса).
«Гаилә ипотекасы» искәрмә булып тора. Элегрәк (яңа карар үз көченә кергәннән соң) ташламалы кредит бирелгән булса да, бу программа буенча кредит алырга мөмкин. Әлеге ташламалы программа буенча алган элекке ипотека түләнгән булса, гаиләгә кредит биргәннән соң, тагын бер бала туган һәм яңа сатып алына торган фатир элеккесенә караганда зуррак булган очраклар искәрмә булып тора.