Алабуга районы инвестицион җәлеп итүчәнлек буенча иң яхшысы дип танылды
Алабуга районы инвестицион җәлеп итүчәнлек буенча Татарстанның иң яхшы муниципаль берәмлеге дип танылды. Район башлыгы Рөстәм Нуриевка бүләкне Татарстан Инвесторлар клубының Казандагы еллык йомгаклау очрашуында тапшырдылар. Чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Алабуга районы территориясенә инвестицияләр җәлеп итүдә «Алабуга» махсус икътисади зонасы зур роль уйный. Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, махсус икътисади зона бүген бөтен ил өчен перспективалы эре инвестицион агымнар, белем бирү проектлары тудыра, торак төзелеше алып бара, яңа производстволар ача.
Актив эш тулаем район буенча да дәвам итә. Мәсәлән, авыл хуҗалыгы тармагына ике эре инвестор — «Мир» һәм «Аммоний Агротехнологияләр» җәмгыятьләре җәлеп ителгән, алар бүгенге көнгә 3 млрд сумга якын инвестиция керткән.
Шулай ук районда модификацияләнгән пластиктан эшләнмәләр җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче «Давн» компаниясе уңышлы эшли. Компания инде үз керемен 7 тапкыр арттырып, аны 1,5 млрд сумга җиткергән. Республика җитәкчелеге игътибары безгә юнәлтелгән, шуңа да районның омтылыр биеклекләре бар, диде район башлыгы.
Шулай ук Татарстан Инвесторлар клубының йомгаклау очрашуында Әлмәт районы һәм Казан билгеләп үтелде.