Алексей Песошин нәни казанлының хыялын чынга ашырды
ТР Премьер-министры Алексей Песошин Казанда яшәүче 6 яшьлек Кәрим Низаметдиновның (ул машинист ролендә булып карарга теләве хакында язган) хыялын чынга ашырды. Сәясәтче баланың хыялы турында «Теләкләр чыршысы» акциясендә белде.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы сайтында хәбәр итүләренчә, балага Казаннан Аэропортка кадәр сәфәр оештырдылар. Малай машинист белән бергә, кисәтә торган тавыш сигналлары биреп, поезд хәрәкәте линиясе белән идарә итүдә катнашты.
Очрашу ахырында балага ике тимер юл һәм татлы күчтәнәч бүләк иттеләр.