Россия Президентына кандидат Владимир Путинны хуплап 500 меңнән артык имза җыелган
Россиядә 2024 елда РФ Президентын сайлауда Владимир Путинның үзен-үзе тәкъдим итүен хуплап 500 меңнән артык имза җыйдылар. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
«Төбәк штабларының соңгы мәгълүматлары буенча, илдә Россия Президентына кандидат Владимир Путинны хуплап 500 меңнән артык имза җыелган, һәм хәзер безнең юристлар барлык кирәкле документларны тикшерә башлаячак», - дип сөйләде Путинның сайлау алды штабы матбугат сәркатибе Александра Суворова.
Мәскәү өлкәсеннән җыелган имзаларның беренче өлешен Үзәк штабка китерделәр, ә 5 гыйнвардан башка төбәкләр имзалар китерә башлаячак, дип аңлатты ул.
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин белдергәнчә, Яңа елга кадәр үк Татарстанда Россия Президентына кандидат һәм дәүләтнең хәзерге башлыгы Владимир Путинны хуплап 7,5 мең имзаны җыярга планлаштыралар.