Балтач районында чәчү батырына тәкә бүләк иттеләр
(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Балтач районында кыр эшләре алдынгыларын сабан бәйрәме мәйданчыгында бүләкләделәр. «Чәчү батыры» исеменә «Маяк» ҖЧҖ механизаторы Тәбрис Гайфуллин лаек булды. Аңа тәкә бүләк иттеләр. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында хәбәр ителә. Бу чарада 30 хезмәт алдынгысы катнашкан. Район механизаторлары 41 000 гектар чәчүлек җирләрен сөрде, шуның 2000 гектарына якынын үз тракторында «Якты Юл» ҖЧҖ механизаторы Нуртдин Гайсин эшкәрткән. Нуртдин болай ди... Читать дальше...