Сафакүл районында Урал татарларына багышланган җыентык дөнья күрде
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Сафакүл районында туган якны өйрәнүчеләрнең «Урал аръягы һәм Көньяк Урал татарлары. Тарих һәм хәзерге заман» дип аталган мәкаләләр җыентыгы 150 экземплярда басылып чыкты. Әлеге материал тиздән авыл һәм мәктәп китапханәләрендә барлыкка киләчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. Җыентыкка авыллар тарихы, Беренче бөтендөнья һәм 1812 елгы сугышларда катнашкан Сафакүл районы мишәрләре, юкка чыккан авыллар һәм Жданов исемендәге колхоз хезмәтчәннәренең хезмәт батырлыгы турында мәкаләләр кертелгән. Читать дальше...