Казан халкына «Хәзинә» музыкаль-хореография перформансын күрсәтәләр
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). 26 сентябрьдә Кабан күле яр буенда Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары «Хәзинә» музыкаль-хореография перформансын карый алачак. Бу хакта Иҗтимагый киңлекнең «Инстаграм»ында хәбәр ителә. «Бу кичтә өч музыкант һәм өч биюче Кабан күле серен музыка, тавыш һәм бию аша ачарга тырышачак», — диелә хәбәрдә. Тамаша перкуссионист Эрик Марковский, Тувадан башкаручы Сугдэр Лудуп, музыкант Анна Благовой, хореограф-куючы һәм «Азатлык мәйданы» заманча хореография фестиваленең арт-директоры Венера Галимова... Читать дальше...