«Республика йөзләре» циклында беренче күргәзмә Минтимер Шәймиевкә багышлана
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елда «Россия – минем тарих» мультимедиа паркы Татарстан Республикасының оешуы һәм үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән кешеләргә багышланган «Республика йөзләре» дигән күргәзмәләр циклын башлый. Беренче күргәзмә Татарстанның Беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә багышлана. Күргәзмә Татарстан Республикасының беренче Президенты халык тарафыннан сайлануына 30 ел тулу турында. Минтимер Шәймиев әлеге вазифага 1991 елның 12 июнендә кереште. Читать дальше...