Казан ипподромында татар токымлы атларның беренче рингы узды
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан ипподромында беренче тапкыр татар токымлы атлар рингы узды. Чараны Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе оештырды. Хөкемдарлар атларны төре, адым һәм юртаклыгы буенча бәяләде. Бүленеш җенес һәм яшь нигезендә башкарылды, шулай итеп ике, өч, дүрт һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге бия һәм айгырларны карау узды. Өч яшьлек айгырлар арасында һәм тәкъдим ителгән барлык айгырлар арасында «Татнефть» оешмасыннан Джанибек чемпион булды.