«Бөтен авыл халкы эзләште» – авылга кунакка кайткан нәни малай белән кыз эсселектән үлгән
Дагыстанның Кизляр районындагы Вперед авылында ике бала – 4 яшьлек малай һәм 2 яшьлек кыз машина эченә кереп бикләнгән һәм эсселектән һәлак булганнар. Сабыйлар машинада берничә сәгать утырган. Малай урында ук үлгән, кыз баланы реанимациягә салганнар, ләкин коткара алмаганнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Дагыстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.
Читать дальше...