«Кызык өчен граната шартлаткан»: Белгород өлкәсендә шартлауда 3 кеше һәлак булган
Белгород өлкәсенең Тоненькое хуторында элеккеге Мәдәният йорты бинасында боеприпаслар шартлаган. Шуның аркасында янгын чыккан, кимендә өч кешенең һәлак булуы, 13 кешенең зыян күрүе турында мәгълүм. Матбугат чаралары мәгълүматына караганда, гадәттән тыш хәлне «шаярып кына» РГД-5 гранатасы шартлаткан сержант китереп чыгарган. Шуннан боеприпаслар детонациясе башланган. Фаҗига урыны әлегә кадәр камалган килеш – саперлар шартламаган гранаталар булырга мөмкин дип фаразлый. Бу хакта «Газета. Ру» сайты яза. Читать дальше...