Өйдә газ баллоны шартлагач, хуҗа тәрәзәдән биш метрга очып чыккан
![Өйдә газ баллоны шартлагач, хуҗа тәрәзәдән биш метрга очып чыккан](https://intertat.tatar/attachments/5e574236635bf86d00954855bf47ddabf38d90b8/store/fill/780/440/d55fd317f8f37f4f80e77a12baa586c37f96655d0e4bae0fac13741a68a2/fire-2821775_960_720%5B1%5D.jpg)
Пермь өлкәсенең Кудымкар районындагы Кузьва авылында зур янгын булган. Биредәге бер өйдә газ баллоны шартлаган. Бу турыда « Вести » каналы хәбәр итте. Баллон шартлагач, дулкын хуҗа ир-атны тәрәзәдән атып бәргән, ул биш метр чамасы очып барып төшкән. Аның хатыны хәрабәләр астында калган. Кунакка килгән ир-ат стенага барып бәрелгән. Өйгә ут капкан. Ярдәмгә күрше ир-ат килеп җиткән. Ул имгәнгән кешеләрне урамга алып чыккан. Ике кешене хастаханәгә салганнар. Өй тулысынча диярлек янып беткән, диелә хәбәрдә.