Өйдә газ баллоны шартлагач, хуҗа тәрәзәдән биш метрга очып чыккан
Пермь өлкәсенең Кудымкар районындагы Кузьва авылында зур янгын булган. Биредәге бер өйдә газ баллоны шартлаган. Бу турыда « Вести » каналы хәбәр итте. Баллон шартлагач, дулкын хуҗа ир-атны тәрәзәдән атып бәргән, ул биш метр чамасы очып барып төшкән. Аның хатыны хәрабәләр астында калган. Кунакка килгән ир-ат стенага барып бәрелгән. Өйгә ут капкан. Ярдәмгә күрше ир-ат килеп җиткән. Ул имгәнгән кешеләрне урамга алып чыккан. Ике кешене хастаханәгә салганнар. Өй тулысынча диярлек янып беткән, диелә хәбәрдә.