Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте аксакалы Мансур Ямалетдинов вафат
(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Озак авырудан соң Самара өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте аксакалы, «Татар балалары җырлый» фестиваленә нигез салучы 83 яшьлек Мансур Ямалетдинов вафат булды. «Самара татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, мәрхүм 23 августта үзенең туган авылында — Чувашиянең Кызыл Чишмә авылында җирләнәчәк. Хушлашу мәрасиме 9.00 сәгатькә кадәр Самара шәһәре, Академик Павлов урамы, 80-14 (беренче подъезд) адресы буенча үтәчәк. «Мансур ага өлкә татарлары өчен янып-көеп, „Туган тел“ дәге хәлләрдән хәбәрдар булып яшәде... Читать дальше...