Фатыйма Ильская — «Сәхнәдә 400гә якын роль уйнаган артистка»
Драма актрисасы, татар театрына нигез салучыларнын берсе, ТАССР һәм РСФСРның халык артисты Фатыйма Салих кызы Ильская (Хуҗасәетова) 1902 елның 13 декабрендә Оренбург шәһәрендә дөньяга килә. Бала тугач, берничә айдан соң әтисе, ел ярым үткәч әнисе Хиҗәстә вафат булалар. Кыз бабасы Галимҗан, әбисе Гобәйдә кулында, җир идәнле кечкенә генә өйдә үсә. Бабасы тегермәндә йөк ташып, әбисе капчыклар юып, ямап көн күрәләр. Фатыйма да 8 яшеннән Хөсәеновларнын йон юу өчен көйләнгән зур корылмасында — мойкада иртәнге 6дан кичке 6га кадәр йон ташый, юа. Читать дальше...