(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Узган атнада Татарстанда 71 кеше яңа коронавирус инфекциясен йоктырган. Дүрт кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.
«20 кеше хастаханәгә салынган, 51 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Авыручыларны күбесе Казанда (24) һәм Чаллыда (16) теркәлгән. Районнар арасында антирейтингта Түбән Кама лидерлык итә, анда 6 кеше ковид йоктырган. Тукай районында 4 кеше... Читать дальше...