Татарстанда соңгы тәүлектә 102 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 102 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «32 кеше хастаханәгә озатылган, 70 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Казанда – 31, Чаллыда – 26, Әлмәт районында – алты, Чистай районында биш очрак ачыкланган. Моннан тыш, Түбән Камада дүрт очрак теркәлгән... Читать дальше...