Ватанны сакларга әзер!
Кадет мәктәпләре, сыйныфлары, гомуми белем бирү мәктәпләренең оборона-спорт юнәлешендәге сыйныфлары укучылары арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча Сугышчан дан көненә багышланган ярышлар Казанда хәрби белем бирү институты базасында узды.
Бу ярышларга эләгү – һәр кадетның хыялы. Ләкин шундый дәрәҗәле бәйгедә үз районы данын яклау бәхете яхшыларның да иң яхшыларына гына эләгә. Биектау районыннан анда Дөбъяз мәктәбе кадетлары катнашты.