Мәләкәс авылы «Питрау» коллективының балалар төркеменә 100 000 сумлык сертификат тапшырдылар
Узган ялларда Мамадыш районының Җөри авылында инде уналтынчы ел рәттән үткәрелгән «Питрау – 2015» бәйрәме узды. Урман буендагы Тырлау аланында оештырылган әлеге бәйрәмгә Татарстан Республикасыннан һәм чит төбәкләрдән мәртәбәле кунаклар килгән иде. Тантанада ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге зур делегация катнашты. Кунакларны республиканың төрле шәһәрләреннән, районнарыннан җыелган керәшен төркемнәре каршы алды. Алар үзләренең иң дәртле, иң моңлы җырларын башкардылар.
Читать дальше...