Мамадыш - Чаллы юлында 10 километрлы "бөке". Юлны кадактан чистарталар (+фото)
Хәзерге вакытта Мамадыш районының Катмыш авылыннан ерак түгел юлда транспорт хәрәкәте "параличланды". Төзелеш материаллары төягән фура әйләнеп капланып, юлга әрҗә-әрҗә кадак коелган. Көпчәкләрне тишмәсен дип, аны җыйган вакытка хәрәкәт туктатып торылды.