Зәй районы данын Мәүлүзә яклады
29 гыйнварда Мамадышның 3нче рус-татар мәктәбендә бөек татар мәгърифәтчесе, педагог, тарихчы Ризаэддин Фәхретдин иҗатына багышланган XIII республикакүләм укулар үтте. Аны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе белән берлектә оештырды.Төп катнашучылар мәгариф һәм фән хезмәткәрләре, методистлар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары булды. Кунакларны Кече Кирмән төп гомуми белем мәктәбенең «Сандугач» халык уен кораллары ансамбле каршы алды. Читать дальше...