16-20 майда Мамадыш районы Соколка авылы янында “Куркынычсызлык мәктәбе” дип исемләнгән республика палаткалы лагере эшләде. Анда безнең районнан педагог Раиф Тучин җитәкчелегендәге Югары Шепкә авыл мәктәбе җыелма командасы катнашты. Биш көн дәвамында укучылар кыр шартларында яшәп, тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә туплаган белемнәрен гамәлдә сынадылар, каршылыклы полоса аша үтү, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне ничек тоту, беренче медицина ярдәме күрсәтү, хәрби әзерлек буенча ярышлар оештырылды. Читать дальше...