Киләчәктә ачлык булачагына ышанасызмы? (сораштыру)
Тагын 30 елдан дөньяда ачлык башланырга мөмкин. Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) белгечләре шулай дип фаразлый. Алар китергән мәгълүматларга ышансаң, Россиядә яшәүче һәр кеше елына якынча 100 килограмм чамасы ризык ташлый икән. Дөнья күләмендә исә барлык азык-төлекнең 31 проценты чүплеккә ыргытыла. “Болай дәвам итсә, 2050 елда дөньяда ачлык башланырга мөмкин. Җир шарында яшәүчеләрнең елдан-ел артуын да исәпкә алсаң, бу фаразларның чынга ашу ихтималы зур”, – ди белгечләр. Ә сез киләчәктә ачлык булачагына ышанасызмы? Читать дальше...