«Көмеш кыңгырау» газетасы - яшь буынга иҗат мәйданы
«Интертат» хәбәрчесе редакциядә кунакта булып, «Көмеш кыңгырау»ның бүгенге коллективы һәм газетага бәйле шәхесләр белән аралашты. Редакциягә килеп керү белән мине җылы, рәхәт мохит үз эченә бөтереп алды. Якын туганнарын күргән кебек, гөрләшеп каршыладылар мине газета хезмәткәрләре. Машина йөртүчене санамаганда, барысы да кызлар икән алар. «Бездә коллектив сайлап җыелган кебек, — дип таныштыра газетаның баш мөхәррире Ризидә Гасыймова, — Исемнәрне генә карагыз сез: ике Ләйлә, ике Лилия, ике Ризидә, рәссамыбыз гына Ләйсән исемле. Читать дальше...