«Фәйзуллин йөзүләре» беренче тапкыр Нократ елгасында узды
(Казан, 14 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Фәйзуллин йөзүләре» әдәби-мәдәни спорт бәйрәме традициясен быел Мамадыш кабул итеп алды. Язучыларның һәм журналистларның тиз агымлы Нократ суын аркылыга-буйга йөзүләрен «Татар-информ» журналистлары да тамаша кылды. «Фәйзуллин йөзүләре» әдәби-мәдәни спорт бәйрәме халык язучысы Равил Фәйзуллин инициативасы белән 43нче ел рәттән оештырыла. Язучылар, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре бергәләп йөзеп кенә калмыйлар, әдәби проблемаларны да фикерләшәләр, мәрхүм шәхесләрне дә искә алалар. Читать дальше...