Татарстанның 17 районына 21 ашыгыч ярдәм машинасы кайтып китте
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның 17 районына 21 яңа ашыгыч ярдәм хезмәте машиналары тапшырылды. Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Арча, Балтач, Буа, Бөгелмә, Зәй, Яшел Үзән, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Саба, Сарман, Чистай, Ютазы районнары хастаханәләренә яңа машиналар тапшыру тантанасы Ирек мәйданында узды. «Республикада күркәм традицияләр күп. Шуларның берсе сәламәтлек саклау учреждениеләрен транспорт белән тәэмин итү. Бу халкыбызга вакытында медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәк. Читать дальше...