Новости Казани
Мы в Telegram
Добавить новость
Главные новости Мамадыша
Мамадыш
Август
2021
1
2 3 4 5 6
7
8
9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23 24 25 26 27 28 29 30 31

Атналык күзәтү: Фарсель Зыятдиновның соңгы минутлары, Фирдүс Тямаевның терелүе

0
Атналык күзәтү: Фарсель Зыятдиновның соңгы минутлары, Фирдүс Тямаевның терелүе

«Үземнең кайчан үләчәгемне беләм, дигән иде»

Озак авырудан соң, галим, яраткан бакчачыбыз Фарсель Зыятдинов вафат булды. Аның соңгы минутлары турында хатыны Венера апа сөйләде. Фарсель абыйны соңгы юлга озатырга журналист Зилә Мөбәрәкшина барды.

“Палатага керәм дисәм, каршыма табиб килеп басты. «Апа, керми торыгыз әле, аның хәле авыр», — диде. Авыр булгач, кермичә китмим дип, йөгереп кердем. Карасам, Фарсельның күзләре яртылаш йомык, башларын, битләрен тоттым — кап-кайнар иде. Аякларына кадәр кайнар.

Аппаратурасына карасам, әкрен генә китеп бара. «Фарсель, китәсең бит. Бәхилләшик инде, мин сиңа рәнҗемим, син дә миңа рәнҗемә», — дип пышылдадым. Күзләрен йомдырдым. Аннан соң мине алып чыгып киттеләр. Бик каты еладым”, — дип көч-хәл белән әйтте Венера апа, Фарсель абыйны соңгы юлга озатырга баргач. «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон Фарсель абыйны ике сүз белән — мәрхәмәт иясе дип атады.

«Якташ булудан тыш, ул миңа остаз да иде. Терлекчелек фәненнән укытты. Без аның белән даими диярлек очрашып тордык. Безне бакчачылык та берләштерде. Ул теләсә кем белән уртак тел таба белә иде. Күрешкәндә «Хәлең ничек?» дип сораганда күз яшьләре атылып куя иде. Сораганыма үкенеп тә куя идем, чөнки Фирая апа белән улының вафатын авыр кичерде.

Мистикага кагылышлы темага сөйләшеп киткәндә: «Мин үземнең кайчан үләчәгемне беләм, исәпләп чыгардым», — дигән иде...

Янгыннар туктамый...

Бүген илебезнең төрле почмакларында меңәрләгән гектарларга сузылган янгыннар дөрли. Иркутск өлкәсе, Якутия, Карелия, Башкортстан һәм Мордовиядә... Соңгысында 3 августтан бирле тыюлык яна. Андагы вәзгыять турында Ләйсән Рәхмәтуллина белеште .

 «Безнең Зур Татар Карай авылы тыюлыктан ерак түгел. 2010 елда да шундый ук янгын чыккан иде. Ул вакытта хәлләр бик куркыныч булды: ут авылыбызны чолгап алды. Быел бик күп махсус техника, самолет, вертолетлар килде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, хәрби солдатлар күп булды. Авылыбызны уттан сакладылар.

Авыл халкы бик курыкты. Һава торышы да эссе булды, коры, яңгыр юк. Җил авышып, безнең якка таба исә башлагач, авылыбызны уттан саклар өчен бөтен көчләр куелды. Күрше регионнар да булышты: Чувашия, Удмуртия, Пенза, Ульян өлкәләре, Казаннан да килделәр. Зыян күрүчеләр булмады, Аллаһка шөкер”, - дип сөйләде Зур Татар Карай авылы имам-хатыйбы Рәфыйк хәзрәт Сәйфетдинов. Әлеге хәлләр үзебезнең республикага да килеп җитте - Әлмәт урманчылыгында 15 еллык наратлар янды.

«Бу — түбәннән, өскә таба күчә торган ныклы янгын. Әлеге вакытта җил тизлеге секундына 10 метрга җитә иде. Оператив чаралар һәм барлык ведомство хезмәткәрләренең килешенеп эшләве нәтиҗәсендә урман янгыны ике сәгать эчендә сүндерелә», — диелә министрлык хәбәрендә.

Янгын урман белән кыр юлы чигендә була. Юл «Әлмәтнефть» оешмасыннан Лениногорск районының Югары Чыршылы авылына таба бара.

Фирдүс Тямаев: “Операция алдыннан күз алдымнан бөтен тормышым үтте”

Татарстанның атказанган җырчысы Фирдүс Тямаев Германиядән операция ясатып кайтты. Чит илдән кайткан уңайга, җырчы «Интертат» хәбәрчесе Ләйсән Рәхмәтуллинага интервью бирде. Ни өчен операцияне Германиядә ясатырга булдың?

Бер танышым Германиядә тезенә операция ясаткан иде. Ул шунда мөрәҗәгать итеп карарга киңәш итте. Бөтен документларыбызны анда җибәрдек. Алар безне кичекмәстән операциягә чакырдылар. Тагын ярты елдан соң аяксыз калырга мөмкин икәнемне әйттеләр. Тишекне бары үз сөягем белән күчереп утыртып кына дәвалап булуын аңлаттылар. Минем бил сөягеннән сөякне ватып алып, тишекне чистартып, шунда күчереп куябыз, диләр. Бары үз сөягең белән генә ялгана икән. Онкологияме, юкмы икәнен тикшерәсе бар дип тә куркытып бетерделәр.

Курыктыңмы?

Иртәгә операция дигән көнне күземә йокы кермәде. Куркытты инде, сүз дә юк. Күз алдымнан бөтен тормышым үтте. Бертуган энекәшкә: «Андый-мондый берәр нәрсә булса, гаиләмне ташлама», — дип смс язасым килде хәтта. Шул вакытта башка әллә нинди уйлар килә, Аллаһ сакласын. Сөягемне ваттырырга риза дигән кәгазьләргә кул куйдырдылар. Бик авыр булды ул минутлар…

Операция көне турында да сөйлә әле.

Халатны кигезеп алып кереп киттеләр. Шушы халатны кигәч, машина да, байлык та кирәкми башлый. Иң мөһиме — гаилә иминлеге, сәламәтлеге. Мин болай да гел ул якка тарта идем инде. Ә монда бөтенләй уйландырды. Наркоздан айныгач: «Мин исән!» — дип кычкырдым. Башта аякка караганда бил ныграк авыртты. Операция ике сәгать булган. Шул ук вакытта билдән сөякне дә алганнар, аякка күчереп тә куйганнар.

Эчемдә биш ел йөрткән ташым төште. Соңгы елларда җырлауның мәгънәсен күрми башлаган идем. Концертка чыккач, күңелемдә тынычлык юк иде, эчтә гел ниндидер агрессия барды. Аллага шөкер, операциядән соң шул йөктән бушап, җиңеләеп калдым.

Бал кортларын кем агулый?

Мамадыш районында кабат чәчәк аткан рапсны агулаганнан соң бал кортлары үлә башлаган. Бу хакта   Мамадыш районы Шәдче авылыннан Айдар Садыйков журналист Ләйсән Рәхмәтуллинага сөйләде .

“Кортлар агулангач, төнлә торып, умарталарның «мендәрләрен», холстикларын алып куйдым. Кортлар шулай итеп үзләре ояны саклый башлый һәм очмыйлар. 13 августта үлә башлаганнар иде, әле һаман да үлүдән туктамыйлар. Әтинең умартасында очучы бал кортлары үлеп бетте. Оча торган корты калмады.

Рамнар өстенә япкан шул чүпрәк холстикны ачуга, кортлар кешене чагалар, өеңә хәтле куалар. Ә без битлексез ачып, видеога төшереп йөрдек. Кортларның күбесе агуланган, ориентацияне югалткан — җирдә бөтерелеп яталар”, - диде ул. Рапс кырының хуҗасы - «АПК Азык-төлек программасы» оешмасы җитәкчесе Рифат Мотыйгуллин белән элемтәгә кердек. Ул үзенең гаебен танырга ашыкмады.

“Әле кортларның нәрсәдән үлүе билгесез. Бөтен Мамадыш буенча бер кешенең генә кортлары үлде бит. Кичә пробалар алдылар, бүген дә баралар. Судка кадәр барып җитәр, ахры. Бу безнең компаниянең исеменә дә зыян сала, шуңа күрә хокукларыбызны якларга җыенабыз”, — дип акланырга тырышты җитәкче.

Хәер, моннан ике ел элек тә Мамадышта шундый ук хәл булган иде. Рифат Мотыйгуллин белән умартачылар арасында беренче генә бәхәс түгел бу. Шуңа күрә, экспертиза нәтиҗәләрен без дә түземсезлек белән көтәбез. Умартачыларга да активрак булырга, үз хокукларын якларга өйрәнергә киңәш итәбез.





Президент Татарстана Рустам Минниханов
Татарстан

Минниханов поделился фотографией с «Изге Болгар жыены»





Москва

V Общероссийская конференция «Устойчивое развитие этнокультурного сектора» представит калейдоскоп успешных практик в сфере социального проектирования


Президент Татарстана Рустам Минниханов

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Татарстан

Рустам Минниханов поздравил жителей Татарстана с Днем принятия ислама Волжской Булгарией



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Концерт

Тариф – Большой Концерт.




Спорт в Татарстане

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

"Локомотив-Кубань" обыграл УНИКС и перевел игру в седьмой матч

"Спартак" обыграл "Рубин" со счетом 3:1

Якутянин Петр Егоров стал чемпионом России по стендовой стрельбе


Арина Соболенко

Арина Соболенко сняла траур по Кольцову и завела новые романтические отношения



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Киев

Зеленский объяснил, почему не хочет приглашать РФ на «саммит мира»



Частные объявления в Мамадыше, в Татарстане и в России