Татарстанда муниципаль милекне арендалау буенча бурычлар кимегән
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев 2020 елга һәм агымдагы елның гыйнвар аена Татарстан Республикасында муниципаль милекне һәм җир кишәрлекләрен арендалау шартнамәләре буенча бурычлар кимү турында әйтте. Агымдагы ел башына аренда шартнамәләре буенча бурычларның гомуми суммасы 520,4 млн сум тәшкил иткән, шул исәптән 480,5 млн сум — җир кишәрлекләре һәм 40 млн сум — милек өчен. Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ул шул хакта сөйләде... Читать дальше...