Татарстанда бер тәүлек эчендә тагын 50 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 50 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аларның барысы да чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «17 кеше хастаханәгә озатылган, 33 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Инфекция йоктыручыларның күбесе 60-70 яшь (16 кеше) аралыгында ачыкланган. Казанда – 19, Чаллыда – 8, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск һәм Түбән Кама районнарында ... Читать дальше...