Татарстанда тагын 36 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 36 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аларның бөтенесе дә чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «20 кеше хастаханәгә озатылган, 16 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Казанда – 20, Чаллыда – җиде, Бөгелмә районында – дүрт, Әгерҗе районында – ике, Баулы, Чүпрәле һәм Менделеевск районнарында берәр очрак ачыкланган. Читать дальше...