Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 50 очрагы теркәлгән, 52 кеше терелгән
(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 50 очрагы ачыкланган. Барысы да авыру кеше белән аралашу аркасында йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «16 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 24 кеше өйдә дәвалана», — дип сөйләделәр ведомствода. 50 очракның 13е - Казанга, җидесе – Нурлатка туры килә. Чаллы белән Балтач районында бишәр очрак ачыкланган. Кама Тамагы районында чир йоктырган өч кеше теркәлгән, Арча, Менделеевск һәм Тәтеш районнарында икешәр авыру бар. Читать дальше...