Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыруның 62 очрагы ачыкланган
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 62 яңа очрагы теркәлгән. Ике кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән. «26 кеше хастаханәгә салынган, 36 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 20 кеше ковид йоктырган, Чаллыда 16 кеше авырый. Бөгелмә, Түбән Кама, Спас районнарында өчәр, Алексеевск, Нурлат, Питрәч районнарында икешәр... Читать дальше...