Добавить новость
103news.com
Все новости
Февраль
2023

«Өйгә бәреп кереп кыйныйлар». Башкортстанда түрәгә һәм аның хатынына һөҗүм иткәннәр

0

Башкортстанның Уфа районында ир белән хатынны кыйнаганнар. Бу турыда «Башинформ» Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.

Ике җинаятьче бакчачылык ширкәтендәге өй хуҗаларына – 55 һәм 56 яшьлек ир белән хатынга һөҗүм итә. Аларның берсе имгәнә, аны хастаханәгә китерәләр. Агентлыкның үз чыганагы белешмәсе буенча, зыян күрүчеләр – Башкортстанның дәүләт экспертизасы идарәсе җитәкчесе һәм аның хатыны.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Уфа районы буенча бүлегенең тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе, юстиция подполковнигы Лариса Шаһиева сүзләренчә, 4 февральдә көндез Уфада яшәүче 55 яшьлек хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать итә. Ул үзенә һәм иренә 2 билгесез ир-ат һөҗүм итүен, акча сорауларын әйтә. Аның сүзләренчә, җинаятьчеләр аларның бакча йортына бәреп керә, пычак белән яныйлар, ир белән хатынның икесенә дә көч куллану белән куркыталар һәм акча таләп итәләр. Ир белән хатын дуслары ярдәмендә котыла. Дуслары нәкъ шул вакытта аларга килгән һәм җинаятьчеләрне куркыткан.

Урынга оператив төркем бара, җинаятьчеләрне эзләү башлана.

Якынча белешмә буенча, ир белән хатын ял көннәренә бакча йортына килә һәм үз эшләре белән шөгыльләнә. 55 яшьлек хатын беразга күршеләргә кереп китә, 56 яшьлек ир өйнең икенче катында була. Шул чакта өйгә 2 кеше килә, алар битлек кигән, берсенең кулында пычак була. Ир-атлар акча таләп итә, тискәре җавап ишеткәч, өй хуҗасын кыйный башлыйлар.

Алар хуҗага пычак белән янап, акча булмавын расларга мәҗбүр итә. Ярсынган җинаятьчеләр өй хуҗасына наручниклар кидерә, аякларын бәйләп куялар һәм кыйныйлар.

Шул чакта 55 яшьлек хатын өйгә кайта. Җинаятьчеләр ишектән кергән хатынны да кыйныйлар, бәйләп куялар һәм ире янына бүлмәгә алып керәләр. Алар акча таләп итә.

Ир белән хатынның бәхетенә, аларга дуслары килеп керә. Дуслары ир белән хатынның өйдә булуын тәгаен белә. Шаһитларны күреп куркуга калган җинаятьчеләр арткы тәрәзә аша чыгып кача.

Гаилә дуслары зыян күрүчеләргә «ашыгыч ярдәм» һәм полиция чакыра. 56 яшьлек ир-атны хастаханәгә салалар.

Җинаятьтә шикләнелүчеләрне тиз арада тоталар. Алар Уфа һәм Ишембай шәһәрендә яши, икесе дә 1978 елда туган.

«Торакка законсыз үтеп кереп, талау факты буенча җинаять эше ачылды. Җинаятьчеләр сак астында. Алар гаебен танымый. Тикшерү бара. Бу кешеләрнең Уфа һәм Уфа районы территориясендә башка җинаятьләргә дә катнашы булуы ихтимал», – дигәннәр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России