Идел-Урал төбәкләрендә яшәүче татарлар турында яңа китаплар чыккан
(Казан, 28 май, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Идел-Урал төбәкләрендә яшәүче татарлар турында яңа китаплар чыгарган. Бүген «Татар-информ» агентлыгында институт галимнәре китаплар турында журналистларга сөйләде. Басмалар соңгы ун ел эчендә Түбән Новгород, Самара, Оренбург, Пермь, Әстерхан, Чиләбе, Ульяновск, Киров, Пенза өлкәләренең, Мари Эл, Башкортстан, Удмуртия республикаларының татарлар күпләп яшәгән ике йөздән артык авылларыннан җыелган материалларга нигезләнгән. Читать дальше...