Әти кеше янып торган бензинлы табакны алган һәм ялгыш нәни кызы өстенә сипкән
Ростов өлкәсендә 41 яшьлек ир-атны хөкем итәләр. Ул үзенең алты яшьлек кызы өстенә янып торган бензин сипкән. Бала һәлак булган. Бу турыда «КП — Ростов-на-Дону» хәбәр итте. Фаҗига Шахты шәһәрендә була. Ир-ат ял көнендә алты яшьлек яраткан кызын бакчадан иртәрәк ала. Алар өйдә хуҗалык эшләрен эшләп йөри, хатыны эштә була. Өйдә ун яшьлек уллары да була. Ул әтисеннән сорап шырпы ала һәм ишегалдында матур шәмнәр яндыра. Әти кеше рөхсәт итә. Шуннан соң әти кеше янкормада урнашкан остаханәсенә китә, машинасын төзәтә. Читать дальше...