Казанда эшче мигрантларны тикшерәләр
Төзелеш барган урыннарга, базарларга рейдлар булган. Русия ватандашлыгы алса да, хәрби исәпкә басудан качып йөрүче 45 кешене ачыклаганнар диелә.
Төзелеш барган урыннарга, базарларга рейдлар булган. Русия ватандашлыгы алса да, хәрби исәпкә басудан качып йөрүче 45 кешене ачыклаганнар диелә.
Ирне 28 март көнне Бөгелмәдән чыккан вакытта тоткарлаганнар. Полициядә аңа алдан хәбәр бирмичә җәмәгать чарасы оештыру турында беркетмә төзегәннәр һәм мәхкәмә булганчыга кадәр, төнгә полиция бүлекчәсендә калдырганнар.
Эмиль П. исемле ир көндез сайлауга килгән, бюллетеньгә ниндидер язулар язып, аларны сайлау бүлгесендәге кешеләргә күрсәтеп йөргән. Соңрак аның сугышка каршы язулар язуын ачыклаганнар.
"Пилотсыз очкычлар һөҗүме булырга мөмкин — аеруча бу проблем кискен тора. Безнең сәнәгать оешмаларының дронннан саклаучы һәм радиоэлектрон көрәш чараларына ихтыяҗы бар", дигән Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров.
Башкортстанның Кушнарен районының Матвеев авылында Чирмәсән елгасы күтәрелеп, юлны су баскан. Бүген иртәнге сигездә бу юлдан барган Audi машинасын агым белән юдырып алып киткән. Машинада ир, хатын-кыз һәм 14 яшьлек үсмер булган, алар машинадан чыгып агачка менгән диелә.
1 апрельдә "Пионер" мәгъдәнлегендә шахтачыларны коткару эшләре төгәлләнде. Коткару эшләре тау токымнары кабат ишелү һәм коткаручыларга зыян килү куркынычы сәбәпле туктады. Җимереклекләр астында калган 13 кешене - шул исәптән Башкортстанның биш ир-егетен дә һәлак булды дип таныдылар.
Ольга Комлеваны 27 мартта Уфада тоткарладылар. Мәхкәмә аны ике айга сак астына алды. Аны "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" гаеплиләр. "2024 елның 27 мартында минем тоткынлык тарихы башланды, ярар булсын. Хәзер Русиядә экстремистлар күп бит", дип яза ул.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
103news.com — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.
Музыкальные новости