"Мондый авыруны төрмәдә тотарга ярамый". Көн аралаш гемодиализга йөртелүче Рөстәм Мөлековның хөкеме йомшартылмады
37 яшьлек активист һәм беренче төркем инвалид Рөстәм Мөлековның 2,5 ел колония хөкеме үз көчендә калды. Әнисе бу "канунсыз карар", мондый авыруны рәшәткә артында тотарга ярамый дип белдерә. Колония табиблары да азат итүне сорый. Ләкин хөкемдарлар нык тора.